Безнең район делегациясе составында форумга директор киңәшчесе Венера Игоревна һәм “Юнармия” отряды активистлары - Садыйкова Ралина, Гурьев Даниэль һәм Романов Михаил китте. Форумның бай ике көне дәвамында алар түбәндәгеләргә мөмкинлек алды:
- заманча геройлар белән аралашырга һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирергә;
-яшь корреспондентлар өчен, тактик медицина буенча, шулай ук командада рольләрне бүлү буенча мастер-классларда булдык;
-спорт уенында катнаштылар;
-тормышыбызның төрле өлкәләрендә герой образы буенча проектлар төзедек һәм башкалар.
Бу тәҗрибә үз белемнәрен тирәнәйтү генә түгел, илебез һәм аның геройлары өчен горурлык хисләрен ныгыту мөмкинлеге дә булды.