Бүгенге көндә дүрт сыер абзарының икесе файдалануга тапшырылган. Май-июнь айларында саву-сөт блогы урнаштырылачак, бу ел ахырына кадәр калган ике сыер абзары төзү планлаштырыла. Быел Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хуҗалыкка 300 баш тана кайтарылды. Тәүлегенә 20 тонна сөт җитештерүнең проект куәте.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Илнур Рафис улы 150 миллион сум күләмендә финанс средстволары салды.
Муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов объектны төзү барышы белән танышканда, Әгерҗе районы агросәнәгать комплексына эшчәнлек юнәлеше, җитештерү күләме, хуҗалык рәвеше белән аерылып торган, әмма төп юнәлештәге бик күп предприятиеләр керә, дип билгеләп үтте: ирешелгән һәр нәтиҗәгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең гаять зур хезмәте куелган.