12 июньгә кадәр 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше 2026 елда нинди территорияне төзекләндерергә икәнен сайларга мөмкин. Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru да уза.
Ни өчен бу мөһим?
Безнең сайлау нәтиҗәсендә "Орешник" паркы инде үзгәрде.
Хәзер тавыш бирүдә вокзал урамындагы паркның икенче чираты: заманча мәйданчыклар, ял зоналары, яшелләндерү.
Ничек тавыш бирергә?
gorodsreda.tatar.ru га кер.
Объектны сайла.
Тавыш расла.
Район башлыгы Ленар Нургаянов:
"Әйдәгез, горурлана торган киңлек булдырабыз! Сезнең тавышыгыз - уңайлы Әгерҗегә адым».
Районны үзгәртү мөмкинлеген ычкындырма! Тавышка куй, дуслар чакыр, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Безнең шәһәрне бергә яхшырак итәбез!