Агымдагы елда Татарстан Росреестры “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре мөрәҗәгатьләре буенча 4,5 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәде. Инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Абдуллин аңлатканча, Татарстан эшмәкәрләре күчемсез милекне кыскартылган вакытта рәсмиләштерә ала.
Мәсәлән, әгәр документлар МФЦ аша бирелгән булса, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы түбәндәгеләрне тәшкил итә:
- хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыруга гаризалар буенча законда билгеләнгән 9 эш көне урынына 5 эш көне;
- күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куйганда һәм хокукларны теркәгәндә - 12 урынына 9 эш көне;
- ТР эшмәкәрлекне яклау фонды белән бизнес вәкилләре тарафыннан төзелгән ипотеканы теркәү турындагы гаризалар буенча теркәү 3 эш көне дәвамында гамәлгә ашырыла.