Россиянең чик буе гаскәрләренең 107 еллыгы уңаеннан тантаналы чара Әгерҗедә узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәрендә Җиңү мәйданында Россиянең чик буе гаскәрләре оешуның 107 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм чик буе гаскәрләре флагын тантаналы чыгарудан, шулай ук гимннарны башкарудан башланды.

Чараның аерым өлеше Җиңү Парадында катнашкан чик буе сакчыларын бүләкләү тантанасы булды. Әгерҗе районының 21 чик сакчысы “ТР ветераннар берлеге” ветераннар республика иҗтимагый оешмасы рәисе исеменнән район хәрби комиссарының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Җыелучыларны мәртәбәле кунаклар район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм хәрби комиссар Илгиз Галиев котлады. Алар үз чыгышларында Ватаныбызның чикләрен яклау, аның чикләрен саклауда тору куркыныч, әмма бик мактаулы эш булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International