Эшләр "Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү" республика программасы кысаларында башкарыла
Су белән тәэмин итүгә беренче этап Полевая, Железнодорожная, Дружба, Строителей, Шабалин, Гайнуллин, Шәмсетдинов, Гобәйди һәм Думави урамнарына кагылды. Агымдагы елда Әминов, Айтуган, Сафин, Каюмов, Буби, Төзүчеләр һәм Мир урамнарында эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан Татарстан Республикасында «ТР торак пунктларында төзелергә, капиталь ремонт һәм реконструкцияләнергә тиешле халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» озак сроклы республика программасы гамәлгә ашырыла.
«Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт заказчысы тарафыннан билгеләнгән, программаны гамәлгә ашыруны тикшереп тору Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына йөкләнгән.