7 июньдә Әгерҗе районының күпчелек авыл җирлекләрендә Сабантуй үткәрү планлаштырыла

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Барыгызны да язгы кыр эшләре тәмамлануны һәм яңа авыл хуҗалыгы сезоны башлануны символлаштыручы традицион татар бәйрәменә чакырабыз.

Бу көннәрдә без район кырларында хезмәт куйган, киләчәккә ныклы нигез салган кешеләрне хөрмәтлибез.

🤗Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, туендыручы җиребезгә хөрмәт белдерәбез. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре вакытында төгәлләнде. Инде табигать-анабыз мәрхәмәте белән мул уңыш үстереп, ашлыкны югалтусыз җыеп алырга насыйп булсын!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International