Вокзальная урамын төзекләндерү эшләре дәвам итә, ул "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә тротуарлар өчен борт ташлары салынган, элек чистартылган территориягә грунт китерелгән.
Узган ел Әгерҗе «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында җиңде, аның кысаларында Вокзальная урамы, 70 млн сумлык төзекләндереләчәк.