“Сабантуй” бәйрәменә традицион рәвештә бүләкләр җыю көне узды.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 4 июньдә, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыю буенча халык гадәтенә старт бирделәр. 

✅️Борынгы татар милли гореф-гадәтләре буенча, күңелле җырлар һәм биюләр белән Әгерҗе урамнары буйлап уздык һәм халыкны бәйрәмгә чакырдык, бүләкләр һәм сый-нигъмәтләр җыйдык. 

Төп символда - югарыда колга ярышларда җиңүчеләр өчен бүләкләрне ныгытты. Бүләкләр җыю күңелле җырлар, мәзәкләр, такмазалар белән үрелеп барды. 

Матур борынгы традицияне халык яратып хуплады һәм татар халык биюләренә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International