29 майда Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода имгәнгән 23 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстан СФР бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - ул производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә хезмәт эшчәнлеге чорында һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре.
Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук машина йөртүгә каршы күрсәтмәләре булмау, алар медик-социаль экспертиза бюросы рекомендацияләрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеләнгән.
"Автомобильләр тапшыру программасы күптән гамәлдә, әгәр Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшүенә кадәр соңгы елда 9 автомобиль тапшырылса, быел безнең Бүлек 41 автомобиль сатып алды.