Агымдагы елның 24 июнендә 9 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XLVII утырышы узачак.
Утырышның көн тәртибе:
1. «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» муниципаль казна учреждениесе нигезләмәсен һәм структурасын раслау турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы»
2. "Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы" муниципаль берәмлеге милкендәге мөлкәтне түләүсез файдалануга бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында
3. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль мөлкәтенә ия булу, аннан файдалану, идарә итү һәм эш итү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында
4.Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне яңа редакциядә раслау хакында.