Администрациядә 2024-2025 елгы чаңгы сезонын ябуга багышланган тантаналы чара узды.
а
🤗Очрашуда спортчылар, аларның иң көчле фанатлары - ата-аналар, һәм иң ышанычлы остазлар - тренерлар катнашты.
Залда утыручыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Ленар Нургаянов мөрәҗәгать итте.
Узган спорт сезонында Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар - муниципальдән алып халыкара ярышларга кадәр. Мәктәптә барлыгы 160 бала шөгыльләнә. Алар арасында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җыелма командалары составында чыгыш ясаучы егетләр бар! Ел саен безнең чаңгычылар югары спорт нәтиҗәләренә ирешәләр. Кышкы сезон йомгаклары буенча Әгерҗе районы республика буенча 4 нче урында тора.
а
Ленар Фәридович сыйфатлы тренировка процессы өчен яңа чаңгы базасын төзү планнары белән уртаклашты.