Әгерҗе шәһәренең "Төзелеш идарәсе" МУП командасы шундый девиз белән хәрби хезмәткәрләргә территорияне төзекләндерү эшләрен башкарды.
МУП хезмәткәрләре район башлыгы Ленар Нургаяновка мөрәҗәгать иткән якташыбызның үтенеченә оператив рәвештә җавап кайтардылар һәм сугышчыга участокны тәртипкә китерергә ярдәм иттеләр.
Бүген безнең тормыш катлаулы шартларда уза. 2022 елдан башлап безнең барыбыз өчен дә төп тема махсус хәрби операция булды, ә беренче дәрәҗәдәге бурыч - хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү.
Без сугышчылар өчен ышанычлы тылны ныгытуны, гуманитар йөкләрне формалаштыруны һәм китерүне дәвам итәбез. Гомуми тырышлык белән 300 тоннадан артык авырлыктагы 50 гуманитар конвоева җибәрелде.