Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге Әгерҗедәге тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Территорияләрне төзекләндерү. Яңа мәйданчыклар урнаштыру гына түгел, ә уен, спорт җиһазларын яңарту, квартал эчендәге машина юлларын, җәяүлеләр юлларын ремонтлау, муниципаль скверларны карап тоту да үз эченә керә.

Халык өчен гаилә чараларын үткәрү. Болар "Җәй Татарстан" урам бәйрәмнәре, балалар спектакльләре, концертлар, спорт ярышлары, мәгариф, профилактик акцияләр, конкурслар, экскурсияләр, мәгърифәтчелек һәм экология проектлары.

Торак-коммуналь өлкәне үстерү. Котельныйларны һәм җылылык челтәрләрен реконструкцияләү, су белән тәэмин итү челтәрләрендә яңа насослар урнаштыру һәм яңа скважиналар бораулау


✅Яңа ял урыннары булдыру. Чайковский урамындагы яшүсмерләр өчен экстрим-парк барлыкка килде һәм Вокзальная урамы тулысынча яңартыла, анда әгерҗелеләр хыялланган яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International