Кайнар линия торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен үзләштерү өчен өч ел вакыт билгели торган закон (№ 307-ФЗ) үз көченә керүгә бәйле рәвештә гражданнарның барлыкка килгән сорауларына багышланган.
Татарстан Росреестрына кайнар линиягә шалтыратып, түбәндәгеләрне белергә мөмкин:
- Җир участогының файдаланылмавын нинди билгеләр буенча билгеләргә мөмкин?
- Хокук иясе барлык кирәкле эшләрне кайсы срокта үткәрергә һәм файдалануга участок әзерләргә тиеш?
- Җир законнарын бозучылар өчен нинди җаваплылык каралган?
Әлеге тема буенча әлеге сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең җирләрне файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары җавап бирәчәк.
Кайнар линия үткәрү көне һәм вакыты - 25 июньдә - 10 нан 12 сәгатькә кадәр.
Казанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линия» бүлегендә белергә мөмкин