Сахра авылында яңа скважина бораулаганнар һәм су манарасы урнаштырганнар
Искәртеп узабыз, быел Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коммуналь челтәрләрне яңарту буенча махсус программа башлап җибәрде. Әлеге программа кысаларында Бима, Крынд һәм Сахра авылларында су белән тәэмин итү челтәрләрен яңарту уздырыла, яңа су башнялары урнаштырыла. Бу максатларга 64 млн сум юнәлдерелгән.
Эшләрне уздыруның мөһимлеген исәпкә алып, район башлыгы Ленар Нургаянов Су белән тәэмин итү челтәрен алга таба махсус оешмага хезмәт күрсәтүгә тапшыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.