Әгерҗедә төзекләндерү эшләрен ике оешма башкара: «Төзелеш идарәсе» МУП - шәһәр территорияләрендә, паркларда һәм скверларда үлән чабышлары. Ә күпфатирлы йортлар территориясендә, шул исәптән аларга якын территорияләрдә «Хәлим» КФХ эшли.
Билгеләп үтәбез, "Төзелеш идарәсе" МУП төзекләндерү буенча муниципаль контракт нигезендә эшли һәм бары тик иҗтимагый киңлекләр территорияләрен генә карап тора. Торак йортларга, сәүдә объектларына, предприятиеләргә һәм учреждениеләргә якын территорияләрне карап тотуны - әлеге объектларның хуҗалары һәм милекчеләре гамәлгә ашыра. Әлеге кагыйдә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең 10.9 маддәсендә каралган. Кагыйдәләрне бозган өчен Административ хокук бозулар турында Кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.
Төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозуга гражданнар өчен 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр күләмдә кисәтү яки административ штраф салыну сәбәп була; - вазыйфаи затлар өчен 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр.