Әгерҗедә геройлар истәлеген мәңгеләштерделәр: локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда һәлак булган якташларыбызга обелиск ачылды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

1 июль - Россия календаренда үзенчәлекле дата. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көне - кулына корал тотып локаль конфликтларда һәм кайнар нокталарда Ватан мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрне искә алу һәм хөрмәт итү көне.

Бу көнне Әгерҗедә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган обелискны ачу тантанасы булды. Бу һәйкәл сугыш сынаулары аша узган бөтен кешегә рәхмәт символы булды.

Әгерҗе районының 122 кешесе Әфган сугышында катнашты. Шуларның берсе - Рафис Садыйк улы Хөснетдинов - 1984 елның 29 июнендә һәлак булды. Чечняда районның 286 кешесе сугышкан. Аларның өчесе үз гомерләрен биргәннәр: Илдар Алекович Тукаев (Әгерҗе), Айрат Шабаев (Яңа Аккүз), Раушан Фатыйхов (Крындалар). Аларның исемнәре мәңгегә район тарихына язылган, ә алар турындагы истәлекләр якташларыбыз күңелендә саклана.

Безнең көннәрдә дә районда туып-үскән кешеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашалар, илебез мәнфәгатьләрен горур яклыйлар. Алар арасында тәҗрибәле ветераннар да, өлкән буын традицияләрен дәвам итүче яшь сугышчылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International