Елдан-ел бездә матур, төзек, чәчәкләр исе аңкыган территорияләр арта бара. Һәм бу иҗтимагый киңлекләргә генә кагылмый.
Шәһәрнең йөзен булдыруга гүзәллеккә гашыйк кешеләр үзләре дә үз өлешен кертә. Күпкатлы йортлар һәм шәхси йортлар каршында, ишегалларында һәм бакчаларында якты чәчәк түтәлләре үсеп чыга. Шунысы куанычлы, мондый иҗади, креатив «төзекләндерүче-тылсымчылар» күпләп арта бара.
Фотога Октябрьская 12 адресы буенча йорт На
✅Ике ел элек биредә "безнең ишегалды"программасы буенча эшләр башкарылган иде. Ә бүген яңартылган ишегалды матур чәчәкләргә күмелә.
- Бездә яшәүчеләр җаваплы, беркайда да чүпләмиләр, тәртип саклыйлар. Бала - чага да чүпләми, матурлыкны саклый. Үзебез өчен бит – чыктык, ял иттек, матурлыкка сокланып карадык, – ди йорт буенча өлкән Раушания Галиева.
Активистлар аларның инициативасын башка күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә хуплар дип өметләнә.