Казанда «Агроволга-2025» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында традицион «Трактор-шоу» конкурсы узды.
Безнең “Нәүрүз” ҖЧҖеннән Рөстәм Шабалин призер булды һәм министр урынбасары Р.М. Фәттахов кулыннан бүләккә лаек булды.
💬Раиф Гыймадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
"Безнең район "Трактор-шоу"да беренче тапкыр катнашты! Беренче тапкырдан бик шәп нәтиҗә! Без аның белән бик горурланабыз! Авыл хуҗалыгында шундый оста һәм тугры кешеләр эшли икән, уңыш һәрчак безнең белән булачак».
✅Билгеләп үтик, 9 июльдә Әгерҗе районы башлыгы Нургаянов Ленар Фәрид улы җитәкчелегендәге делегация “АГРОВОЛГА-2025” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Делегация составында ООО, ИП, КФХ җитәкчеләре катнашты.