Экстримизм һәм террорчылык күренешләрен кисәтү кысаларында Шаршады авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре яшьләр арасында " Минем Россия Террорсыз "дигән кисәтү - әңгәмә үткәрделәр. Егетләрнең игътибарын гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлегенә, Россиядә тыелган террорчылык оешмаларына вербовкаланмаска һәм террорчылык акты янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклегенә юнәлттеләр. Шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын да искә төшерделәр.
Террорчылыкка үз протестларын һәм җирдә тынычлыкка өндәүләрен егетләр буяулар теле белән белдерделәр. Алар бик кызыклы , күңелгә үтеп керә торган плакат ясадылар. Әлеге чараның нәтиҗәсе-террорчылыкка каршы көрәштә һәркемгә терактларга каршы тора белергә, бу куркыныч шартларында үзеңне дөрес тота белергә кирәк.
Шулай ук БПЛА турындагы темага да кагылдылар, аларның тыныч максатларда ни өчен кирәк булуы һәм хәрби пилотсыз очкычларның нәрсә белән куркыныч булуы турында күзаллау алдылар. Аннары балалар алар белән очрашканда үзеңне ничек дөрес тотарга һәм бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белделәр.