Агерҗегә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров районның авыл активы-крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Ленар Нургаянов соңгы елларда районда техник культураларның күп булуы турында сөйләде. Быел рапс, җитен, көнбагыш мәйданнары артты. Сарсак-Омгада беренче мәртәбә фермер Рәзиф Харисов 100 гектарда киндер үстерү белән шөгыльләнә. Орлык өчен үстерелә торган берьеллык һәм күпьеллык үләннәр һәм техник культуралар мәйданы 8513 гектар тәшкил итә.
- Техник культураларга күчүегез яхшы, - диде Марат Азат улы.
Ул авыл җирлекләре башлыкларына авыл кешеләрен шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән программаларда катнашырга өндәргә кушты. Быел безнең районда җиде гаилә мини-фермалар төзү программасында катнашырга теләк белдерде. Программа гамәлгә кергәннән бирле 51 гаилә дәүләт ярдәме алды.
Фермерлар арасында «Яшь фермер» һәм «Агростартап»программаларында катнашырга теләүчеләр дә бар. Министр программаларда тагын да активрак катнашырга өндәде
Марат Азат улы Сарсак-Омгада төзелә торган сөт комплексын һәм фермер Илнур Сәетовның кукуруз кырын карап чыкты.
Аннары шул ук авылдагы фермер Рәзиф Харисовның киндер һәм рапс кырларында булды.
Верҗе хәбәрләре