Яна койма кордылар, шулай ук зират территориясен тәртипкә китерделәр: корыган агачларны кистеләр, үләннәрне чабып алдылар.
Әти-әниләр, бабайлар, әбиләр, туганнар, якыннар җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту - һәрберебезнең бурычы.
Өмә башкалар өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез.
Тәртип урнаштыруда катнашырга өндәгән битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да зур рәхмәт!