РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина Агерҗедәге 4нче мәктәптә капиталь ремонтның тәмамлану барышын карады.
"Масштаблы эшләр башкарылды, нәтиҗәләр таң калдыра. Уку кабинетлары, ашханә һәм спорт залы, санузеллар, коридорлар ремонтланды, мәктәп заманча һәм бөтенләй яңа булды», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
"Укытучылар һәм ата-аналар белән бергә укучыларның яңа уку елын яңартылган, якты, уңайлы сыйныфларда каршы алуларына чын күңелдән сөенәм. Район җитәкчелеге белән без биредә капиталь ремонт башланганчы төрле этапларда очрашып тордык, ә бүген мин укытучыларның, укучыларның үзләре һәм аларның ата – аналары башкарылган эшне тиешенчә бәяләүләренә инандым», - дип өстәде депутат.