Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.
Татарстан белән беррәттән программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да катнаша.
Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп инструменты - электрон сертификат. Аның акчасын сайланган оешмада 21 көнлек төп тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, баланың үзе һәм аны озатып йөрүче кешенең яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да юнәлдерергә мөмкин.
Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, электрон сертификат проактив режимда формалаша, Фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә, аерым гариза бирү зарурлыгыннан башка рәсмиләштерә. Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына җентекле мәгълүмат бирә. Баланың законлы вәкилләренә гаилә яши торган төбәктәге һәм федераль үзәкләрдәге тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын аңлаталар –шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге, электрон сертификатны куллану курслары һәм кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр.
Сертификат законлы вәкилнең "Мир" картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк.
“Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү үткәрелә торган урынга бару һәм кайту буенча ярдәм итүне дә күздә тота. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата-ана тимер юл транспорты яисә шәхси машинадан файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен Социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә, СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).