Утырыш чакырыла
Агымдагы елның 13 февралендә 13.00 сәгатьтә район мәдәният сарае залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының VII утырышы уза.
Көн тәртибендә:
1. Әгерҗе муниципаль районының 2025 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында.
Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, Иҗтимагый совет әгъзалары чакырыла.