2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Әгерҗе төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары Асаф Абдрахманов, Гали Шәмсетдинов, Борис Шабалин, Зәки Солтанов исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды. Бу батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Ә хезмәтләре белән Татарстан Геройлары исемлегенә кергән Барҗы авылында туып-үскән ике якташыбыз – Социалистик Хезмәт Герое, ветеран нефтьче Дамир ага НУРЕТДИНОВ һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, ветеран төзүче Хәлимә ГАЗИЗОВА исән-саулар, Әлмәттә гомер кичерәләр.