Бу бала аны дөньяга тудырган әнисенә артык кашык була. Ә бөтенләй чит-ят кешеләр малайны тәрбиягә алалар. Бу мәрхәмәтле ир белән хатынны малайдагы баш мие зарарлану диагнозы да куркытмый.
Әлеге мәрхәмәтле затлар – гыйлемле, кызыклы шәхесләр, икесе дә – һөнәрләре буенча мөгаллимнәр. Хуҗабикә Раиса музыка училищесын, педагогика институтын тәмамлаган. Удмурт хатыны татар иренең динен кабул итүдән дә баш тартмый. Тирсәдә бакча мөдире булып эшләгәндә ул татар халкының йолаларына, милли ашларын әзерләргә бик тиз өйрәнә. Татар телен өйрәнү дә аңа авыр бирелми. Ислам динен кабул иткән ханым, Әгерҗегә күчеп килгәч, Россия ислам университетына укырга керә.