Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.
Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, Йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү өчен булачак ананың иминият очрагы (йөклелек һәм бала табу буенча ял) барлыкка килгән елга кадәрге ике еллык хезмәт хакы исәпкә алына. Ике еллык хезмәт хакы суммасы 730 га, ә инде исәп-хисап чорында кәбисә ел туры килгән очракта, 731 көнгә бүленә. Алдагы ике ел дәвамында йөклелек һәм бала табу яисә бала карау буенча ял, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык очраклары булган булса, бу чорлар гомуми көннәр исәбеннән төшереп калдырыла. Әлеге пособиене исәпләгәндә, иминият стажы исәпкә алынмый, түләү һәрвакытта да уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итә.
Рәсми рәвештә эшләүче затларга түләнә торган вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы быел көненә 6 827,40 сум тәшкил итә, ул уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
Хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән (МРОТ)азрак акча алып эшләгән яисә иминият стажлары 6 айдан кимрәк булган очракларда, уртача көнлек хезмәт хакы МРОТтан чыгып исәпләнә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арттырылды, ул 27 093,00 сум тәшкил итте. Бу үз чиратында вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча түләүләрнең минималь күләмен арттыруга йогынты ясады.
«Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме иминият стажына һәм хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле - ул индивидуаль рәвештә исәпләнә. Санаганда, иминият очрагы башланган елга кадәрге ике календарь еллык хезмәт хакы исәпкә алына. Уртача көнлек хезмәт хакы ике еллык хезмәт хакы суммасын 730 гә бүлү юлы белән билгеләнә , йөклелек һәм балу табу буенча пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакы суммасы хезмәткә яраксызлык көннәре санына тапкырлана. Хезмәт стажы 8 елдан артык булса, уртача хезмәт хакының 100%ы , 5 елдан 8 елга кадәр тәшкил иткәндә - 80%ы, 5 елдан азрак булган очракта - уртача хезмәт хакының 60%ы түләнә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2025 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә социаль фондның Татарстан бүлеге 18,6 миллиард, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә - 5,1 миллиард сумнан артык акча күчерде.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).