Россиянең социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми
Соңгы вакытта гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклауга мөрәҗәгать итәргә һәм аларның пенсиясен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Бу раслау ялган булып тора.
Россиянең социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм "баш тарту" өчен гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. СФР клиент хезмәтләрендә ялган таратуларда әйтелә торган белдерүләрнең махсус формалары юк.
Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен кулланыла ала. Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, бигрәк тә әгәр алар "ашыгыч килергә", "кул куярга", "датага кадәр өлгерергә" яки "барлык танышларга тапшырырга" өндәмәләре булса.
"Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәрләр - фейк. Пенсияләр гадәти тәртиптә түләүне дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкына бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгерҗе районында клиент хезмәте социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була: ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).