Шаршады җирлегендә Әнвәр Зәйнетдинов истәлегенә батырлык дәресе үткәрелде

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Мәктәп укучылары якташ истәлегенә багышланган шигъри чыгышлар әзерләделәр

14 март көнне Шаршады авыл җирлегендә Даман утравында дәүләт чикләрен саклаганда һәлак булган җирлектә туып-үскән Әнвәр Зәйнетдинов истәлегенә багышланган “Герой батырлыгын онытмыйк” дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Чарада геройның туганнары катнашты. Әнвәр Зәйнетдиновның сеңлесе истәлекләр белән чыгыш ясады. Шулай ук батырлык дәресендә Әгерҗе районы чик буе сакчылары да катнашты, алар укучыларга чик буе хезмәте һәм антка тугрылык турында сөйләделәр.

Мәктәп укучылары якташыбыз истәлегенә багышланган шигъри чыгышлар әзерләделәр.

Чараны Шаршады җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International