Яңа ел исе килә

2013 елның 13 декабре, җомга
Шәһәр-авылларыбызда Яңа елга әзерлек эшләре башланды инде.

Кибетләрдә, базарларда Кыш бабай күчтәнәчләре, бал-маскарад киемнәре, чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк?! Күзләр камаша, ниндиен сайлап алырга да белмисең хәтта.

Алдагы атнага район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга мәһабәт төп чыршы куелачак. Моннан тыш, Боз сарае, “Нәүрүз“ ширкәте, 184нче төзелеш-монтаж поезды, локомотив депосы каршында да Яңа ел чыршылары бизәләчәк.

Кайбер шәхси эшмәкәрләр, оешма-учреждениеләр үз биналарын гирляндалар белән бизәп куйдылар инде. Тәрәзәләрдә дә аллы-гөлле утлар балкый. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр дә үз йортларын һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәргә тырыша. Кыскасы, һәркем Яңа елга әзерләнә. Ат елын бергәләп, күңелле итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алырга язсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International