Бер ел эчендә республикада 3,5 меңнән артык объект торгызылачак һәм капиталь ремонт ясаячак

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Моңа 146,5 миллиард сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында милли проектлар һәм республика программалары кысаларында 3,5 меңнән артык объектны төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышында тиешле белдерү белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 3565 объектны төзү һәм капиталь төзекләндерү өчен 146,5 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел 882 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, бу Татарстанның 200 меңнән артык кешесенең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Безнең ишегалды» программасы буенча 677 ишегалды территориясе тәртипкә китерелде. Шулай ук 63 иҗтимагый зона төзекләндерелде, шул исәптән 44 парк һәм сквер, дип өстәде Алексей Песошин.

Премьер-министр ассызыклаганча, бу максатларга җибәрелә торган финанслау күләме шактый булганда, муниципалитетлар алдында яңартылган объектларны тиешенчә карап тотуны тәэмин итү бурычы тора. Моннан тыш, яңа объектларга заявкалар формалаштырганда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм тиешле территорияләрдә йортларны капиталь ремонтлау планнарын исәпкә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International