Кыр эшләренә старт бирелде

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Атна башында “Агро-Кама“ ширкәте басуларында кыр эшләренә старт бирелде: механизаторлар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру эшенә керештеләр.

Ә “Агро-Кама“ ширкәтенең  I һәм III участокларында кышкы уҗымнарны ашлама белән “АН-2“ самолетлары тукландыра.

Амбарларда чәчүлек орлыкларын агулау эше башланды. 150 тонна арпа агуланып чәчүгә әзерләнеп куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International