Май бәйрәмнәрендә Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш графигы үзгәрә

2014 елның 25 апреле, җомга

Май башында бәйрәм декадасында почта элемтәсе бүлекләре өчен 1 һәм 9 май өстәмә ял көннәре булачак.


Май башында бәйрәм декадасында почта элемтәсе бүлекләре өчен 1 һәм 9 май өстәмә ял көннәре булачак.

“Россия почтасы” ФДУП филиалы “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм алдыннан 30 апрельдә һәм 8 майда почта элемтәсе бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.


Калган көннәрдә 12 майга кадәр почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.


1 һәм 9 майда почта элемтәсе бүлекләре белән почта алмашу булмый, даими басмалар җибәрелми һәм почта тартмаларыннан хатлар алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International