Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Мең рәхмәткә ия табиб
2014 елның 25 апреле, җомга
Узган елның язында хастаханә ишек алдында сөйләшеп торган ике-өч табиб яныннан исәнләшеп узып киткәндә, Расим НИЗАМБИЕВ кочаклап ук алды. “Рәмзия, онытмадыңмы, киләсе язда миңа алтмыш тула бит“, – диде.
– Юк, онытмадым, Аллаһ боерса, газетага да язам әле Сезнең турыда, – дигән идем шул чакта.
Кем уйлаган, бик тә абруйлы бу табиб узган җәйнең кыл уртасында арабыздан китеп барыр дип. Районда аны белмәгән, аралашмаган кеше булмагандыр. Чөнки гомерендә бер тапкыр да теше сызламаган кеше сирәктер. Шул кечкенә генә теш авыртып интектергәндә дөньяның матурлыгы да күзгә күренми бит. Мәңге туктамас кебек тоелган теш авыртуыннан коткарган ак халатлы табиб тылсым иясе булып күренә. Ачык йөзле, тәмле сүзле генә түгел, теш табибына бик кирәкле көчле кулларга да ия иде Расим. Егылып йә сугышып сынган чигә-яңак сөякләрен дә күпме ялгады ул. 23 ел буе өч чатлы нерв ялкынсынуыннан интеккән әнкәйгә ял көнендә, төннәрен дә килеп ярдәм итеп, өч тапкыр операция ясады.
Үзем белән булган бер кызык хәл дә – истә. Шулай бервакыт теш алдырырга бардым. Теш төбенә укол кадагач, икебез дә сөйләшепргә яратучылар, әңгәмә корып утырабыз. Инде уртым “агачланды“, тел көрмәкләнә, үзем һаман җавап биреп утырам. Шунда Расим шәфкать туташы Аидәгә борылып:
– Кара әле моны, һаман сөйләшә бит! – диде. Ул авыртуны баса торган уколның тәэсирен белер өчен сөйләштереп утырган икән.
Кырык елга якын туган Әгерҗебездә игелекле хезмәт күрсәтте ул. Районның әйдәп баручы стоматологы буларак, атналар буе зур авылларда, мәктәп-бакчаларда, хәтта терлекчелек фермаларында да теше сызлаганнарга ярдәм күрсәтте. Авыруларга гына түгел, яшь хезмәттәшләренә дә игътибарлы, бай тәҗрибәсен алар белән бик теләп уртаклаша иде. Теш табибы Ленар Хөснетдинов:
– Расим Разиевичны искә төшермәгән көнебез юк, аның арабызда булмавы үзен бик сиздерә, – ди.
Расим белән Казан медицина университетында бер курста укыган, аннан соң аның тәкъдиме белән Әгерҗегә эшкә килгән Рәфикъ Шакиров та дустын югалтуны бик авыр кичерде.
– Студент елларыннан башланган дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте. 1977 елда җиде табиб Әгерҗегә эшкә кайттык. Әле эшкә урнашкан көннәрдә мин Расимнарда тордым. Аның әти-әнисе яңадан фатир табарга булыштылар. Бик эш сөючән, сүз тыңлаучан, “юк“ дип әйтүне белми торган кеше иде дустым. Төнлә чакыралармы, бәйрәмдәме ул һәрвакыт авыруга ярдәмгә ашыкты. Аның турында күңелләрдә һәрвакыт матур истәлекләр генә сакланачак, – дип искә ала ул.
Абыйсы Радик үрнәгендә теш табибы һөнәрен сайлаган Расим, кызы Ренатаның да бу белгечлекне сайлавына бик куана иде. Димәк, династия дәвамчысы бар.
Хатыны Эльмира очрашкан саен:
– Расимсыз тормышка һаман да ияләнә алмыйм, бик юксынам, сагынам, – ди авыр сулап. Нишлисең, кемдер алданрак китә, иртәрәк китеп барды шул Расим.
Авырулардан ишеткән рәхмәт сүзләре, игелекле гамәлләре дога булып ирешсен аның рухына. Без сине онытмыйбыз, Расим Разиевич!
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз