26 апрель – Татарстанда Агач утырту көне

2014 елның 25 апреле, җомга

Чараны Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.


26 апрельдә республикабызда Агач утырту көне үткәрелә. Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы урман фондында урманлыклар, шәһәр һәм торак пунктларда яңа парклар, скверлар булдырылачак – нарат, чыршы, каен үсентеләре утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 26 марттагы № 558 нче күрсәтмәсе нигезендә, чараны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Акция 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International