Иж-Бубый авылында беренче тапкыр узган укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укуларын алдагы елларда республика күләмендә үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.
Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк
XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе Иж-Бубый мәдрәсәсе булган дисәк, иң беренче бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубыйлар күз алдына килә. Мәгърифәтче Бубыйлар турында бик күп фәнни хезмәтләр язган, Иж-Бубыйга һәрчак атлыгып килүче Альта Мәхмүтова әлеге укуларны ачып җибәргәндә болай диде:
– Зур шәһәрләрдән ерак урнашкан гап-гади татар авылында бөтен ислам дөньясында, Россиядә дан казанган мәгърифәт учагы оештыру бер гаилә өчен ул заманда зур батырлык булган. 1902-1903 елларда ук бертуган Бубыйлар мәдрәсәдә үзләре кебек белем бирүче мөгаллимнәр әзерли башлаганнар. Ел саен яңа уку-укыту программалары төзегәннәр. Әле күптән түгел генә Габдулла Бубыйның “Хатыннар“ дигән китабын бастыру өстендә эшләдем. Ул язып калдырган тәрбия мәсьәләләре хәзер дә актуальлеген югалтмый. Бер генә мисал: “Милләт гаиләдән тора. Гаиләнең нигезе – хатын-кыз. Хатын тәрбияле булса, гаилә дә тәрбияле була. Димәк, милләт тә тәрбияле дигән сүз“, дип язган Габдулла. Аның әле дүрт томлык кулъязма әсәрләре басылуны көтә. Аларны дөньяга чыгару сезгә калачак, балалар. Шуңа күрә Бубый мәдрәсәсе эшчәнлеге, анда укыган шәкертләр белән кызыксыныгыз. Киләчәктә, бәлки, сездән дә фән эшлеклеләре, галимнәр чыгар. Менә мондый очрашулар, бәйгеләр үткәннәр белән кызыксынуыгызны арттырсын иде.
Мәдрәсә тормышын һәм эшчәнлеген яктырткан фәнни, иҗтимагый конференцияләр инде районда күп тапкырлар уздырылды. Әмма аларның күбесе үзебезнең район укучылары һәм мөгаллимнәре өчен генә булды. Ә бу юлы чит районнардан да укучылар катнашуы Иж-Бубыйны тагын да таныту өчен кирәк иде. Әнә, укытучы Венера Минеханова шәкерте Айсылу Кәлимуллина белән Менделеев районы Турай авылыннан килгән.
– Әгерҗе районы мәгариф бүлегеннән бертуган Бубыйларга багышланган эзләнү эшләре уздырылуы турында хәбәр алганнан соң җиң сызганып эшкә тотындык. Мөхлиса Бубыйга багышлап “Мәгърифәт“ газетасы оештырган бәйгедә дә катнашкан идек. Яңадан аны Интернеттагы, төрле чыганаклардагы мәгълүматлар белән баеттык. Узган ел укытучылар белән җыелышып Г.Камал исемендәге театрга Мөхлиса Бубый тормышын чагылдырган “Үлеп яратты“ спектакленә дә барган идек. Бу әсәрне карагач, Иж-Бубый мәдрәсәсе белән кызыксынуыбыз тагын да көчәйде. Менә бүген мәдрәсәле авылны, Бубыйлар яшәгән йортны күрү бәхетенә дә ирештек, – диде Венера ханым.