Узган атнада гына да исерек килеш руль артына утырган 16 кеше ачыкланган. Болар арасында яшьләр һәм стажлы машина йөртүчеләр дә булган. Узган елның сентябрь аеннан алып исерек килеш руль артына утырган 100дән артык райондашыбыз тотылган. Аларга 30 меңнән алып 50 меңгә кадәр күләмдә штраф салынган.