Яшелләндерделәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Агач утырту көнендә Девәтернә авыл җирлегендә 300 төп агач утыртылды.

– Авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре, Девәтернә һәм Нарат мәктәпләре укучылары авылдагы бик күп урыннарга каен һәм нарат агачлары утырттылар. Билгесез солдат һәйкәле янында ветераннар аллеясы булдырдык. Анда да яшь үсентеләр тиздән яфрак ярырлар, – дип хәбәр итте авыл башлыгы Фәнис Йосыпов.

Әлеге җирлекне үсентеләр белән “Әгерҗе урманчылыгы“ның Девәтернә участогы тәэмин итте. Узган ел бу авылда 200 төп чыршы утыртылган булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International