“Лизинг-грант“ программасы быел да дәвам итә. Аның хакында тулырак мәгълүматны ТРның икътисад министлыгы сайтыннан (mert.tatarstan.ru)
табарга мөмкин.
Валерий Макаров та эшмәкәрләр белән узган һәр очрашуда район җитәкчелегенең эшмәкәрләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын искәртеп тора. Әнә, чара уңаеннан “Авангард“ Яшьләр үзәге фойесында оештырылган күргәзмәне караганнан соң да һәр эшмәкәргә җитештерелгән продукцияне сатуда ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк, дип белдерде. Чыннан да, Кичкетаң эшмәкәре Рамаил Ваһапов теплицсында үстерелгән яшел тәмләткечләр, кыярны нигә үзебезнең сәүдә ноктлары аша сатмаска да нигә балалар бакчалары, мәктәпләр өчен файдаланмаска?! Рафаэль Хәйретдиновның шәхси предприятиесендә ясалган ишекләрне дә бик җентекләп карады район башлыгы.
– Капиталь ремонт уздырылачак мәктәпләргә быел да шушы ишекләрне кую хәстәрен күрергә кирәк, – дигән тәкъдимен дә җиткерде Валерий Владимирович.
Яшерен-батырын түгел: күп чакта үзебездә җитештерелгән продукциягә игътибар итмичә, читтән сатып алырга тырышабыз. Тик күп очракта үзебезнеке яхшырак та, арзанрак та, иң мөһиме – экологик яктан сыйфатлырак та булып чыга.