Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Зиратларны чистартып, савап эшлик
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Яз – зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры.
Яз җитүгә, күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Менә быел да күңел ярсуын басып, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайтыр чак җитте. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күп кенә мәхәлләләрдә күркәм традициягә әйләнде.
– Әгерҗе зиратына да Май бәйрәмнәрендә каберләр чистартырга килүчеләрнең күп булачагына ышанам. Аларга үтенечем бар: үзләре белән чүп салыр өчен капчыклар, кечкенә пычкылар, балталар, секаторлар алып килергә онытмасыннар иде. Кабер өсләренә үсеп чыккан агач-куакларны ел саен кисеп, чистартып торсак та, быел янә күп кенә урыннар урманга әйләнгән. Язын чистартмасак, алар җәен котырып үсеп китәчәк һәм кабер өсләрен басачак. Чүпләрегезне, агач ботакларын капчыкка тутырып зират капкасы төбенә чыгарып куюыгызны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итә татар зираты карвылчысы Илдус ага Гыйләҗетдинов.
Мукшур авылы зиратында да Май бәйрәмнәрендә өмә уздырырга ниятләп торалар.
– Әлеге өмәгә читтә яшәүче якташларыбызны да көтеп калабыз. Туганнар, якыннарыгыз алдындагы изге бурычны үтәргә ашыгыгыз, – ди авыл мулласы Җиңү ага Ибрашев якташларына.
Башка мәхәллә муллалары да авылдашларына нәкъ шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Каберләрне чистарту, яхшы сүз укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак “ничек савап эшләргә?“ дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз