0 елга якын бай тарихы булган Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен май аенда Мәдәният сараенда әти-әниләре, тамашачылар алдында хисап тоталар. Быел да ике сәгатьтән артык барган концерт дәвамында тамашачы Әгерҗе балаларының талантына, осталыкларының елдан-ел артуына сөенеп утыргандыр.
– Безнең мәктәптә 300дән артык бала сәнгать, хореография, музыка бүлекчәләрендә шөгыльләнә.Отчет концертында аларның барысының да сәнгать мәктәбендә алган белемен, осталыгын олы сәхнәдән күрсәтергә тырыштык , –ди мәктәп директоры Ирина Сәйфуллина.
– Киләчәктә болардан менә дигән кешеләр үсеп чыгачагына иманым камил. Барысы да музыка юлын сайламасалар да, гүзәл сәнгать дөньясына кереп киткән бала начарлык кыла алмый. Мең кат афәрин бу балалар! Ә аларны өйрәткән укытучыларына мең рәхмәт!– диде безгә таба борылып.