Эх, өлкәннәр, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
Барҗы-Пельга авылында сугыш ветераны Габделфаяз Галеев, тыл ветераннары чәй өстәле артында мәдәният хезмәткәрлере Зинаида Казанцева, Әлфинә Тохбатова, Ләрисә Фассаева, Алсу Дәүләтшина, авыл узешчәннәре һәм Кичкетан урта мәктәбе укучылары әзерләгән концерт карадылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамилә Хикматуллина аларга «Алар илгә җиңү алып кайтты» - исемле китаплар буләк итте.

