Җиңү бәйрәме белән!

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм сугыш һәм  тыл  ветераннары! Ихлас күңелдән Сезне Бөек Жиңүнең 69 еллыгы уңаеннан кайнар тәбриклим!


                Илебез Җиңү көнен зур итеп билгеләп үтә. Халкыбыз сугышның барлык кыенлыкларын һәм сынауларын бер халык, бер ил булып кичерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан бирле җиргә берничә буын килде һәм үсеп җитте. Ләкин күптән булып узган дәһшәтле сугышның кайтавазы  әүвәлгечә чал чәчле ветераннардан алып укучы балаларга кадәр һәркайсыбызның йөрәгендә яши. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки дөньяны тетрәткән мондый фаҗиганы һәм бөек җиңүләрне вакыт бизмәненә салып үлчәп булмый – алар аерым милләтнең, бөтен кешелек дөньясының күмәк аңында мәңгелеккә уелып калалар. Кызганычка каршы, районыбызда Бөек Җиңүне алып кайткан  сугыш ветераннарының 46 сы гына исән –сау.


    Сугыш елларының дәһшәтле өермәсен кичергән мөхтәрәм ветераннарыбыз, тылларда армый-талмый көнне-төнгә ялгап  Җиңү көнен якынайткан фидакарь хезмәтчәннәребез, Сезгә саулык – сәламәтлек, яшәү дәрте,  якыннарыгызның  ихтирамын тоеп хәерле   гомер    итүегезне телибез. Яу кырында ятып калганнарның якты истәлеген без   үзебезнең кылган изге гамәлләребез белән акларбыз.   


Барыгызны да тагын бер кат   Җиңү бәйрәме белән котлыйм!   Һәммәгезгә дә исәнлек – саулык,  иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!


В.В.Макаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International