Бөек Җиңү көне алдыннан Әгерҗенең “Локомотив” стадионында тынычлык эстафетасы узды.
Бу көнне йөгерү юлларына район мәктәпләренең яшь спортчылары чыкты. 150 бала арасыннан иң җитезләре 3 мәктәп йөгерешчеләре булып, алар I урын яуладылар. II урында - 4 мәктәп, III урында - 2 мәктәп укучылары.