Бердәм экология дәресе
Табигатьтән башка яшәү юк
12 май – Халыкара экологик белем бирү көнендә районыбызның һәр мәктәбендә “Бердәм экология дәресе“ узды.
2нче мәктәптә биология укытучысы Светлана Вәлиуллина да 9 сыйныфта экология темасына багышланган дәрес уздырды.
Бала тәпи атлап китүгә үк күпләребез чүпне җиргә ташлама, агачны сындырма, чәчәкләрне өзмә дип анда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз. Табигать байлыкларыннан башка яшәү юклыгын аңлатабыз. Әмма бала гына түгел, кайвакыт үзебез дә бер төрле сөйләп, тормышта киресен эшлибез. Урманга барсак, чүп-чарны калдырып кайтабыз, елга буйларына гына түгел, суга да чүп ташлаудан курыкмыйбыз. Хәтта урамда да кәнфит кәгазен, тәмле су шешәсен “кеше күрмәс әле“ дип ташлап калдырабыз.
Ә җаваплар кызыклы иде.
“Җир планетасы урманнарга да, сулыкларга да бик бай. Без әнә шул байлыклардан файдалана алуыбыз белән бәхетле. Әмма кешенең явыз куллары аларны юкка чыгарырга сәләтле. Кызыл китапны кулга алсак, юкка чыккан күпме кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр турында укып “тел шартлатасың“. Бүгеннән мин дә табигатьне рәнҗетмәскә сүз бирәм. Син дә аны күз карасы кебек сакла“ дип язган...
“Укытучыбыз дәрестә бик күп фоторәсемнәр күрсәтте. Алар безнең районның табигать кочагында төшерелгәннәр. Никадәр гүзәллек! Куе яшел урманнар да, челтерәп аккан чишмәләр дә, бормаланып агучы елгалар да бар... Әлеге матурлыкны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Шуңа күрә син дә табигатькә явызларча кул сузма“ дигән юллар бар.
Табигатьне саклау турында дәресләрдә күп сөйләнелә, чаралар да уздырыла, укучылар белемнәрен бәйгеләрдә дә сыныйлар. Менә шул белемнәрне, ишеткәннәрне көндәлек тормышта кулланып, табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәүнең генә олы бәхет икәнен онытмасак иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.