15 май – Халыкара гаилә көне

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар:


“Бәхетле һәм пар канатлы, тигез гаиләләр – җәмгыятьнең нигезе ул. Бер-береңә карата ышаныч, хөрмәт, ихтирам һәм ярату булганда гына гаилә бәхетле була. Гаиләдә кеше аякка баса, тәрбия ала һәм шәхес булып формалаша. Начар гадәтләрдән саклаучы да, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтүче дә гаилә.


Бәйрәмдә генә түгел, һәр көндә гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телибез. Күпбалалы һәм үз канатлары астына ятимнәрне сыендырган гаиләләргә хөрмәтебез чиксез зур.


Әниләрнең ягымлы карашыннан, әтиләрнең киң җилкәсенә ышыкланып яшәүдән, балаларның шат авазыннан да кадерлерәк нәрсә юк ул. Бәхетле булыгыз!“ диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International