Үлүчеләр ике тапкыр күп

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, апрельдә Әгерҗе районында 20 сабый туган: 9 малай, 11 кыз. Красный бордан Чупиннар гаиләсендә икеләтә шатлык: әти-әнисенә сөенечкә нәни игезәкләр Алексей белән Елизавета дөньяга килгән. Үлүчеләр исә ике тапкырга артык – 50 кеше.

Узган айда 15 яшь пар никахын рәсмиләштергән. Тик аерылышучылар саны ике тапкырга диярлек күбрәк – 27 пар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International