Кичкетаң җирлегендә Авыл көне уздыру матур традициягә әйләнде. Быел ул 31 майда узачак.
“Су басу зонасына кереп, төрле якларга таралышкан якташларны 31 майда сәгать 10да авыл паркында “Бер күрешү – үзе бер гомер“ дигән бәйрәмгә көтәбез. Исәнлектә күбрәк күрешик“, – ди авыл мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт.